Бәйрәм чарасын Мүнхеннан килгән җырчы, блогер Булат Шәйми алып барды. Майндагы Франкфурт шәһәреннән җырчы Әдилә Әхмәтова килде, ул танылган татар җырларын башкарды. Чыгышлары белән Башкортстаннан булган кызлар да күмәкләшеп, берничә җыр башкарды, Уфадан курай остасы да курайда уйнады.
Сабантуйда балалар өчен остаханәләр оештырылды. Бәйрәм дәвамында бүләк кисү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчыкта йөгерү, чүлмәк вату кебек милли уеннар оештырылды. Теләүчеләр татар биюләренә дә кушылды.
Прага Сабан туе
Бәйрәмгә килүчеләр кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч, манты, кош теле кебек милли ризыклардан сыйланды.
Мәйданчыкның бер кырыенда самавырлар кайнап торды. Бу – Прага Сабантуеның аерым бер бизәге. Күмер белән кайнатылган самавырдан мәтрүшкәле чәй эчү матур гадәткә әверелде.
Мәйданда милли стенд, Татарстан һәм кырымтатар милли байраклары урнаштырылды.
Чарага Чехиядән тыш, татар-башкортлар Германиядән, Австриядән, Британиядән, Ирландиядән дә килде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!